Мәскәүдә дәвалаучы Аллан Чумак үлгән

Ул үзен экстрасенс һәм дәвалаучы итеп атады.

 (Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә танылган дәвалаучы Аллан Чумакның 83 нче яшендә гомере өзелгән. Бу хакта журналист Дмитрий Гордон җиткергән, дип хәбәр итә “Российска газета”.

"Без 27 ел дус булдык. Мин аны бик юксынам. Рухы шат булсын!" – дип язган Гордон Facebookта.

Чумак укып журналист беле алган һәм 1965 елда телевидениедә эшли башлаган шәхес иде. Ул үзен экстрасенс һәм дәвалаучы итеп атады. Телевидениедә телевизор экраннары аша суга “көч салу” буенча Чумак сеанслары шактый күрсәтелде.

Аллан Чумак берничә китап язды, Социаль һәм аномаль күренешләрне тикшерүгә ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды президенты вазифасын да башкарды.