Әлмәт “Мәктәп экопатруле” республика бәйгесендә җиңде

Шулай ук бәйгедә Казан, Түбән Кама, Чирмешән, Спас һәм Ютазы районнары да активлык күрсәткән.

(Әлмәт, 10 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт “Мәктәп экопатруле” республика бәйгесендә җиңде , дип яза җирле басма.

Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концерт залында “Мәктәп экопатруле” дип исемләнгән III республика бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар.

Бәйгене ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештырды.

Әлеге бәйге өченче тапкыр узды. Экология министры Фәрит Гайниев әйтүенчә, 2015 елда бәйгедә 1,5 мең кеше, 2016 елда - 5 мең, ә быел 7,5 мең кеше катнашкан.

Нәтиҗәләр буенча, Әлмәт муниципаль районы 1 нче урынны яулады. Тантаналы чарада ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев бүләкне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиевка тапшырды.

Шулай ук бәйгедә Казан, Түбән Кама, Чирмешән, Спас һәм Ютазы районнары да активлык күрсәткән.