Комиссариат хәрби хезмәткә чакыру буенча кайнар линия оештырачак

Сорауларны 11 октябрьдә, 10- 13 сәгатьләрдә (843) 221-80-38 номеры буенча бирергә мөмкин.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре 11 октябрьдә Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә көзге чакырылыш, контракт буенча хезмәт итү, чакырылучылар белән мораль-психологик һәм мәгълүмати эш алып бару буенча кайнар линия аша килгән шалтыратуларга җавап бирәчәк. Бу хакта Татарстан буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте хәбәр итә.

10нан 13 сәгатькә кадәр барлык теләүчеләр әлеге темаларга белгечләрдән җавап алырга мөмкин. Хәрби комиссариатының кайнар линия телефоны: (843) 221-80-38.