Казан мәдәни тормыш сыйфаты буенча Россиядә лидер-шәһәрләр өчлегенә кергән

Рейтингта бишлекне Мәскәү йомгаклый.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Казан Россия шәһәрләре арасында мәдәният учреждениеләре саныннан канәгать булучылар ягыннан икенче урынны яулаган. Әлеге мәгълүмат Россия Хөкүмәте карамагындагы Финанс университетының Россиядә шәһәрләрнең мәдәни тормыш сыйфатын бәяләү проекты кысаларында алынган.

Тикшеренүләр илдә зур һәм уртача шәһәрләрдә яшәүчеләрнең 83 проценты үз шәһәрләрендә булган театр, кинотеатр, галерея, китапханә һәм башка мәдәни учреждениеләр җитәрлек дип санавын күрсәткән.

Беренче урынны мәдәни тормыштан 94 проценты канәгать булган халкы хисабына Санкт-Петербург яулаган. Икенче урында - Казан, биредә канәгатьлек хисе халыкның 93 процентында. Өченче һәм дүртенче урыннар Грозный һәм Новосибирскида (92 һәм 90 процент). Мәдәни тормыш сыйфаты буенча Россиядә лидер-шәһәрләр бишлеген 89 процент белән Мәскәү йомгаклый.