Казан илкүләм тикшеренү технология университеты профессоры Илнур Абдуллин җирләнде

Илнур Абдуллин КНИТУ да (элекке КХТИ) пиротехник һәм композицион материаллардан эшләнмәләр технологиясе кафедрасы мөдире булып эшләгән.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан илкүләм тикшеренү технология университеты профессоры, техник фәннәр докторы Илнур Абдуллин җирләнде. Кичә кич аның кинәт үлеме турында билгеле булды: галимнең 64 нче яшендә гомере өзелгән.

Илнур Абдуллин КНИТУ да (элекке КХТИ) пиротехник һәм композицион материаллардан эшләнмәләр технологиясе кафедрасы мөдире булып эшләгән. Ул уку йортында озак еллар мәгариф, фән һәм производство интеграциясе юнәлешен җитәкләгән, проректор булып эшләгән. 2017 елның 27 сентябреннән КНИТУның яңартылган җитәкчелеге составына кергән, алай гына да түгел, спецхимия өлкәсендә баш галим булган.

Бүген мәрхүмне Питрәч районына кергән Званка авылындагы үзе яшәгән йортыннан озаттылар. Ишегалдында Җеназа намазы укылганнан соң, җәсәде Самосыроводагы мөселман зиратында җир куенына салынды. Бу хакта тулырак “Интертат” электрон газетасында укый аласыз.

Белешмә өчен. Илнур Абдуллин 1954 елның 11 нче гыйнварында Татарстанның Саба районы Сатыш авылында дөньяга килгән. 1977 елда Казан химия-технология институтының инженер химия-технология факультетының “Гетероген системалар химиясе һәм технологиясе” кафедрасын тәмамлый.

1987-1991 елларда - Гетероген системалар химиясе һәм технологиясе кафедрасының өлкән мөгаллиме, 1991-2002 елларда доцент, 2002 елдан профессор, 2010 елга кадәр ул вакыттагы Казан дәүләт технология университетының мәгариф, фән һәм производство интеграциясе буенча проректоры булып эшләгән, 2010 елның 1 нче сентябреннән - Гетероген системалар химиясе һәм технологиясе кафедрасы мөдире.

Илнур Абдуллинның фәнни тикшеренүләренең төп юнәлеше пиротехника җайланмаларын булдыруның теоретик нигезләрен үстерүдән гыйбарәт булган. Ул 600 дән артык басам хезмәт һәм патентларга һәм төрле эшләнмәләргә 40 авторлык таныклыгына ия.

2004 елда фән һәм техника өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрне үстерүе өчен, аңа Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, ә 2010 елда Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре исеме бирелә.

Соңгы елларда Илнур Абдуллин оборона һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү өлкәсендә фән, технологияләр һәм мәгарифне үстерү үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы, “Спецхимия” энергияле материаллар химиясе һәм технологиясе өлкәсендә инжиниринг үзәге директоры вазифаларын башкаручы булган.