Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: депрессия дөнья икътисадына триллион долларга төшә

Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассоциациясе депрессия турында доклад бастырды.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Белгечләр эш урынындагы начар вәзгыять физик һәм психик авыртулар чыгара, дигән нәтиҗә ясады.

“Российская газета” язганча, хезмәт җитештерүчәнлеге кимү аркасында дөнья икътисады 1 триллион доллар күләмендә акча югалта.

Эшсезлек - психик сәламәтлек өчен төп йогынты ясаучы фактор. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, депрессия башка авырулар китереп чыгара. Алар арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм диабет бар.