10 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда минималь хезмәт хакы артачак, Үзбәкстан Президенты Татарстанга килергә вәгъдә бирде.

Татарстанда минималь хезмәт хакы артачак/ Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы 7800 сум тәшкил итә. 

Казанда Илһам Вәлиев концерты булачак/ "Шакиров, Бигичев, Авзалова җырларында тәрбияләнгән тамашачы зәвыклы була", - ди җырчы.

Бюджетның һәр сумы үз юнәлешендә төгәл бурыч үтәргә тиеш — Алексей Песошин/ Премьер-министр билгеләп үткәнчә, 2018 ел бюджеты да социаль юнәлештә булачак.

Тукай яшәгән кырыгынчы бүлмәне сурәтләгән музей тәрәзәсе тәкъдим ителде/ 10 октябрь, татар галимнәре фикеренчә, Габдулла Тукайның Казанга килгән көне.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен, бюджеттан бүленәчәк акча күләме арттырыла/ Бу юнәлешкә акча республика бюджетыннан һәм федераль бюджеттан бирелә.

Л.Габдрафикова: Революция вакытында “ирек” сүзенең мәгънәсен бер яклы гына аңлаганнар/ Николай патша тәхеттән баш тарткач, Казанда “Ирек бәйрәмнәре” уздырганнар, ди тарихчы галимә/

Казан илкүләм тикшеренү технология университеты профессоры Илнур Абдуллин җирләнде/ Илнур Абдуллин КНИТУ да (элекке КХТИ) пиротехник һәм композицион материаллардан эшләнмәләр технологиясе кафедрасы мөдире булып эшләгән.

Үзбәкстан Президенты Татарстанга килергә вәгъдә бирде/ Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән үзбәк делегациясенең очрашуы узды.

Киләсе елда кайсы өлкәгә күпме акча бүленәчәге мәгълүм булды — исемлек/ Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин киләсе ел бюджетында нинди өлкәгә күпме акча каралачагы хакында хәбәр итте.

“Әлиф” хореографик спектакль “Алтын битлек”кә тәкъдим ителәчәк/ Казанда 22, 25, 29 октябрь көннәрендә “Әлиф” хореографик спектаклен кабат тамаша кылырга мөмкин булачак.

Рауза Хәйретдинова: Җырлы образ башкаручы артистларда моң юк!/ Легендар татар сәхнәсе йолдызы 90 яшендә дә театр сәнгате белән кызыксынып яши.