Түбән Камада муниципаль сайлаулар уза

Сайлау участоклары сәгать 7дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк

(Түбән Кама, 10 октябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Бүген икенче чакырылыш Түбән Кама Советы депутатларын сайлаулар уза. Сайлау участоклары сәгать 7дән эшли башлады.
Түбнкамалылар кичке сәгать 8гә кадәр 80 пунктта үз кандидатларын яклап тавыш бирә ала. Шәһәр Советы депутаты мандатына 4 партия һәм 30дан артык үзен тәкъдим иткән кандидат дәгъвә итә.
Традиция буенча сайлаулар түбәнкамалылар өчен – чын бәйрәм. Барлык сайлау участокларында концерт программалары оештырылган, сәүдә нокталары эшли. Эчке эшләр идарәсенең шәхси составы сайлаучылар иминлеген тәэмин итә, һәр участокка медицина ярдәме табиблары беркетелгән.