Владимир Путин туган көнендә үз гомерендә иң үзенчәлекле бүләк алды

РФ Премьер-министрына юлбарыс баласы бүләк иттеләр
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). РФ Премьер министры Владимир Путинга 7 октябрьдә билгеләп үткән туган көнендә юлбарыс баласы бүләк иттеләр.
Кичә В.Путин журналистларга үз гомерендә алган иң үзенчәлекле бүләкне күрсәтте, дип хәбәр итә «Интерфакс».
В.Путин ике айлык әлеге юлбарыс баласын үзендә калдырмаячагын, ә зоопаркка бирергә ниятләвен әйтте. “Ул нормаль шартларда яшәргә тиеш – аны зоопаркка бирәчәкбез”, - диде ул.
Журналистларның аның янына барып йөриячәксезме соң дигән соравына, Премьер: “Һичшиксез. Сезнең белән бергә”, - дип җавап бирде.