Торак фондының кагыйдәләрне еш үзгәртүе объектларны вакытында сафка бастыруны тоткарлый

Фонд җитәкчелегенә, быел торакны сафка бастыруда булган проблемаларны исәпкә алып, киләсе елга төгәл регламент расларга һәм шул документ нигезендә эшләргә киңәш ителде

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). 1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1 млн. 654 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. Шуның 828 мең кв. метры күп катлы торакка, 825 мең кв. метры халыкның үз акчалары яки заем чараларына төзелгән аз катлы шәхси торакка туры килә. Еллык план йөкләмәсе әлегә 76,4 процентка үтәлгән. Бу – узган елгы дәрәҗәгә караганда 17,6 процентка күбрәк. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә яңгырады. Аның эшендә ТР Президенты, Дәүләт Советы Аппаратларының җаваплы хезмәткәрләре, Хөкүмәт әгъзалары, муниципалитетлар җитәкчеләре катнашты.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, 29 муниципаль район инде еллык планны үтәү буенча гомумреспублика күрсәткеченнән шактый узган. Шуларның алтысы – Саба, Балтач, Буа, Лаеш, Баулы, Апас 2008 елга алган йөкләмәләрен тулысынча башкарып чыккан. Ел тәмамланырга 3 айдан азрак вакыт калуга карамастан, 8 район торакны сафка бастыруда сизелерлек калыша. Түбән Кама, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Зәй, Алабуга, Спас, Чистай районнары һәм Чаллы шәһәрендә план йөкләмәсенең яртысыннан артыгы гына башкарылган. «Республика икътисадының үсеш нокталары саналган кайбер төбәкләрнең артта калучылар исемлегендә булуы аеруча борчый», –ди Марат Хөснуллин. Түбән Кама, Чаллы, Алабуга җитәкчелеге октябрьдә темпларны кызулатырга вәгъдә итте.
Ел ахырының якынлашуы эшләрне сузган төбәкләрне, чынлап та, активлашырга мәҗбүр итә. Мәсәлән, августта 123 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган булса, сентябрь аенда 203 мең кв. метр төзелгән. Күп проблемалары булган Казан шәһәре, мәсәлән, биргән вәгъдәсендә торган: август белән чагыштырганда торакны сафка бастыру күләмен 5 тапкырга арттыруга ирешкән. Сентябрьдә Татарстанда сафка баскан торакның 108,8 мең кв. метры аның өлешенә туры килә. Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлмәт районнары исә 4 тапкырга арттырган. Ә менә Чаллы шәһәрендә августта 24 мең кв. метр сафка бастырылган булса, сентябрьдә күләм 6 тапкыр кимрәк булган.
Социаль ипотека программасы буенча төзелеш темплары акрын кала. 1 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, бу программа буенча әлегә нибары 171,71 мең кв. метр гына кулланышка кертелгән (2 мең 381 фатир).
Марат Хөснуллин план йөкләмәсен үтәүдә зур күләмне тәшкил итүче Казандагы 4 йортның аеруча борчу тудыруын белдерде.
Министр үз чыгышында быелгы программада каралган обектларны сафка бастаруда тоткарлыклар тудырган берничә сәбәпне атады. Аларның беренчесе заказчылар, подряд оешмаларының объектларда төзелеш эшләрен тиешенчә оештырмавы, документларны вакытында тапшырмавы белән бәйле. Икенчедән, Дәүләт торак фонды башкарма дирекциясенең муниципалитетлар, заказчылар, подрядчылар мөнәсәбәтен көйләү кагыйдәләрен еш үзгәртеп торуы киртә тудыра. Фонд башкарылган эшләр өчен исәп-хисап ясау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертеп торырга ярата икән. «Кайбер районнарның бер үк мәсьәләне чишү өчен 10-15 тапкыр килү очраклары бар. Бәлки фонд кагыйдә үзгәртеп эшен төгәл алып барырга омтыладыр. Тик бер мәсьәлә 10-15 тапкыр чишелми икән, бу эшнең системага салынмаганлыгына ишарәли», – дип министр фонд җитәкчелегенә үз тәкъдимен җиткерде. Аның фикеренчә, быел торакны сафка бастыруда булган проблемаларны исәпкә алып, фонд киләсе елга төгәл регламент расларга һәм шул документ нигезендә эшләргә тиеш.