Зәйдә төзекләндерелгән ак комлы яр буе ачылды

Проектның икенче чиратына республика бюджетыннан 70 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Зәй-2 микрорайонында яр буе ачылды. Сусаклагыч буенча киңкүләмле эш өч ел алып барылды һәм быел тәмамланды. Бу турыда Зәй районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ял итү үзәге - комлык. Ак ком, балалар һәм өлкәннәр өчен ял итү һәм коену зоналары, уңайлы чишенү урыннары, спорт мәйданчыгы — болар барысы да халыкның ялын уңайлы һәм күңелле итә,  диелә хәбәрдә.

Йөрү зонасы яхшы яктыртылган, яр буенда уңайлы утыру зоналары һәм эскәмияләр, чүп савытлары куелган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, проектның икенче чиратына республика бюджетыннан 70 миллион сум бүлеп бирелгән.