news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәяхәтчеләргә коронавируска каршы прививка ясату мәҗбүри булырга мөмкин

Якындагы елларда вакцинация халыкара сәяхәтләрдә паспортка һәм визага өстәмә булачак.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Якындагы елларда коронавирустан вакцинация ясату халыкара сәяхәтләрдә паспортка һәм визага өстәмә булачак. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры киңәшчесе Сергей Глаголевка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Якындагы елларда вакцинация халыкара сәяхәтләрдә паспортка һәм визага өстәмә булачак», - диде Глаголев брифингта.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы август аенда дөньяда беренче CОVID-19га каршы вакцинаны теркәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100