Гражданнар инициативалары штабы әгъзалары Түбән Кама студентлары белән очрашты

Һәркемнең кызыксындырган сорау бирү һәм шунда ук аңа җавап алу мөмкинлеге булды.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама химия-технология институтында «Яшәү өчен шәһәр, кешеләр өчен шәһәр» гражданнар инициативалары штабы әгъзалары югары һәм урта уку йортлары студентлары белән очрашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Алар башка шәһәрләргә китү, уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнашуда кыенлыклар кебек актуаль темаларга яшьләр белән сөйләште. Шулай ук очрашуда катнашучылар ял итү урыннары турында да фикер алышты.

Һәркемнең кызыксындырган сорау бирү һәм шунда ук аңа җавап алу мөмкинлеге булды.

Исегезгә төшерик, Гражданнар инициативалары штабы төрле яшьтәге вәкилләрне үз эченә ала. Аның төп бурычы — кешеләр Түбән Камада уңайлы яшәсен өчен, гражданнарның мәнфәгатьләре турында  хакимияткә җиткерү һәм бергәләп хәл итү.