Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорты ремонтына 4,5 миллион сум тотылачак

Ремонт республика бюджеты хисабына башкарыла.

(Чирмешән, 10 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты биналарында капиталь ремонт кузгатканнар. Биредә 4 миллион ярым сумга төзекләндерү эшләре башкарылырга тиеш. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге йорт-интернат директоры Илшат Закиров әйтүенчә, шушы зур ремонт кысаларында мондагы ике бинада складлар, хезмәткәрләр кабинетлары, медицина һәм азык-төлек блоклары, ашханә, ял итү зонасы кичүе төзекләндерелә.

«Ремонт бик вакытлы, аеруча стеналар нык таушалган иде. Эш барышында түшәмнәр дә, җылыту системасы, электрүткәргечләр, янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе яңартылачак. Бу эшләр республика бюджеты хисабына башкарыла. Июльдә башланган капиталь ремонт ел азагында төгәлләнергә тиеш, биредә яшәүчеләр өчен шартлар яхшырачак», — ди Илшат Закиров.