Чаллыда яшьләр эшләре идарәсенең яңа җитәкчесен сайладылар

35 яшьлек Айзат Мәхмүтов моңа кадәр шәһәрнең 21нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм 29нчы гимназия директоры булган.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда яшьләр эшләре идарәсенең яңа җитәкчесен сайладылар. Әлеге вазифага моңа кадәр шәһәрнең 21нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм 29нчы гимназия директоры булган 35 яшьлек Айзат Мәхмүтов билгеләнде. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Хезмәттәшебезнең яңа вазифадагы беренче эш көне „Нур“ яшьләр үзәген файдалануга тапшыруга багышланды. Моны истәлекле вакыйга дип саныйм. Әйдәгез, аңа уңышлар телик. Хәерле юлга!» - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Яңа җитәкчене 20 июльдә игълан ителгән ачык конкурс ярдәмендә сайладылар. Әлеге вазифага 25 кандидат дәгъва кылды, аларның муниципаль хезмәт һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге законнарны белү-белмәвен тикшерделәр. Җиз иләк аша узган 5 кеше үз программаларын тәкъдим итүгә чакырылды, алар арасында Айзат Мәхмүтов та бар иде.

«Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы беренче тапкыр шундый форматта – ачык конкурс ярдәмендә сайланды», - дип искәртте ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

«Татар-информ» агентлыгы Европа советының яшьләр департаменты эксперты Татарстандагы яшьләр сәясәтенә бәя бирүе хакында хәбәр иткән иде.