Бөгелмәдә 24 ветеранга кәрәзле телефон тапшырылды

Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бөгелмәдә 24 ветеранга кәрәзле телефон тапшырдылар. Хәйрия акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Өлкән бөгелмәлеләр белән очрашулар «Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга мобиль ярдәм бригадалары» бөтенроссия проекты буенча август–сентябрь көннәрендә узды. Бу хакта «Бөгелмә газетасы» яза.

Бөгелмә районы Волонтерлыкны үстерү координацион үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина сөйләгәнчә, «Җиңү волонтерлары» җирле бүлекчәсе социаль яклау хезмәткәрләре белән берлектә 24 ветеранны Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлауларын, аларга мобиль телефон һәм бушлай лимитсыз мобиль элемтәгә сертификат тапшыруын сөйләде.

Телефон ашыгыч ярдәм чакыру чарасы булып тора. Аңа ветераннар өчен кирәкле барлык номерлар кертелгән инде. Алар арасында ветеранга беркетелгән социаль хезмәткәр һәм волонтер, дәвалаучы табибы һәм төрле хезмәтләрнең номерлары бар.