Путин Равил Гайнетдингә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены тапшырды

Россия Президенты указы нигезендә дәүләт бүләгенә барлыгы 70 кеше лаек булды.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Александра Давыдова). Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденына лаек булды. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган документ 9 сентябрьдә хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.«Җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга керткән саллы хезмәте өчен Гайнетдинов Равил Исмагыйль улын бүләкләргә», — диелгән Президент указында.II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденына Казаннан тагын ике кеше лаек булды. Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигмәтҗанов бүләкне «хезмәттәге уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм озак еллар намуслы хезмәт куйган өчен» алды.Шулай ук Владимир Путин Казан илкүләм тикшеренү технология университетының кафедра җитәкчесе Людмила Абуталипованы фәнни-педагогик эшчәнлектәге уңышлары, югары квалификацияле белгечләр әзерләве һәм озак еллар намуслы хезмәт куйган өчен бүләкләде.Россия Президенты указы нигезендә дәүләт бүләгенә барлыгы 70 кеше лаек булды.