Мөслимдә август аенда ир балалар күбрәк туган

Ел башыннан бирле районда 102 бала туган.
(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Август аенда Мөслим районында 11 бала дөньяга килгән, аларның 9 малай, 2 кыз бала. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.  Ел башыннан бу сан 102 тәшкил итә, 53 малай һәм 49 кыз бала. Узган айда 18 райондашыбыз вафат булды. Аларның  12се ир-ат, 6сы хатын-кыз. Ел башыннан бу сан 193 кеше, 111 ир-ат, 82 хатын-кыз.  Бу айда 18 пар язылышты, ел башыннан 86 пар никахларын рәсмиләштергән. Ел башыннан 24 пар аерылышкан булса, августта ике пар гаиләләренең таркалуын хәбәр иткән.