10 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Яңа сезонда Тинчурин театрында премьераларны чакырылган режиссерлар куячак, «Татар кызы» бәйгесенең финалына чыккан унике кыз исеме билгеле.
Рөстәм Миңнеханов: Дәүләт Советы депутатларын сайлау уңышлы тәмамланды / "Уртак тырышлык куеп, республикабызның киләчәктә тагын да үсешенә һәм алгарышына ирешербез дип ышанам", диелә мөрәҗәгать текстында.Мөхәммәтшин: Кандидатурамны парламент башлыгы итеп күрсәтүне нигезле дип саныйм / Парламент башлыгын яңа чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышында тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар.Яңа сезонда Тинчурин театрында премьераларны чакырылган режиссерлар куячак / Яңа елдан соң коллектив Камал исемендәге театрның баш режиссеры Фәрид Бикчәнтәев белән дә эшләячәк.«Татар кызы» республикакүләм бәйгесенең финалына чыккан унике кыз исеме билгеле / Дизайнер Луиза Фәсхетдинова бизәгән калфак һәм 50 000 сумлык сертификат җиңүчегә бүләк булачак.Анталия шәһәрендә Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт узачак / Бүгенге көндә Анталия шәһәрендә һәм аңа якын территориядә якынча 2000 татар кешесе яши дип исәпләнә.Татарстанда гошер сәдакасын өләшә башладылар / Бакча уңышының бер өлешен мохтаҗларга таратырга теләүче кешеләр район һәм шәһәрләрдә үзәк мәчетләргә мөрәҗәгать итә ала.Актаныш районында кара каргага һәйкәл куйганнар / Авторлар фикеренчә, карга яңарыш символы һәм Карга боткасы бәйрәме хөрмәтенә урнаштырылган.Казанда "XXI гасыр төрки тел белеме" конференциясе ачылды / Конференциянең әһәмияте төрки дөньяны өйрәнү максатыннан гыйбарәт.Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны узды дип саный / Парламентта биш партия: «Бердәм Россия», КПРФ, «Гадел Россия», ЛДПР, «Үсеш партиясе» вәкилләре һәм бер партиясез депутат эшләячәк.