news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгында Әлмәттә 19 пар игезәк бала тууы теркәлгән

Игезәкләр туган гаиләләргә Президентның котлау хаты да тапшырылган.

(Әлмәт, 10 август, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 2020 елның 5 августында Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 19 пар игезәк бала тууы теркәлгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу шатлыклы вакыйга Илнар һәм Эльмира Закировлар гаиләсендә булган. 2020 елның 24 июлендә аларның ике малае туган. Аларга Раяз һәм Раян исемле матур исем кушканнар.

ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата — аналарны икеләтә шатлык белән котлаган һәм балаларның беренче дәүләт документларын — туу турында таныклыкларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хаты белән бергә тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100