news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта бер гасырлык йорт һәм ишегалды төзекләндерелә

Күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясауны ике атнадан төгәлләү планлаштырыла.

Нурлатта бер гасырлык йорт һәм ишегалды төзекләндерелә
«Трудовая слава»

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Нурлатта Куйбышев урамындагы 48нче йортта капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Якын киләчәктә йорт һәм аның территориясе танымаслык булып үзгәрәчәк. Бу хакта «Трудовая слава» газетасы яза.

Бер гасырлык тарихы булган йорт ишегалдында ремонт эшләре Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» республика программасы буенча уза.

Бу бинаның нигезе узган гасыр башында салынган, сугыш елларында биредә ипи пешергәннәр, кешеләрне фатирларга урнаштырганнар. Бүген биредә барлык фатирлар да өч бүлмәле.

Йортта яшәүчеләр ремонт башлануыннан канәгать. «Бу бит музей йорт», — диде биредә яшәүче Наталья Митрофанова.

Подрядчы оешма участогы башлыгы Александр Гольнев сүзләренчә, хәзерге вакытта төзүчеләр фасадны буяган. Эшләр 99 процентка үтәлгән, электр үткәргечләр алмаштырылган, канализация һәм суүткәргеч челтәрләр яңартылган.

Күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясауны ике атнадан төгәлләү планлаштырыла. Эшләрнең бетүен түземсезлек белән көткән кешеләр биредә балалар мәйданчыгы булдырырга һәм ишегалды территориясен төзекләндерергә теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100