Әлкинең Сихтермә-Хузангай авылында берьюлы 20 гаилә өй туе уздырачак

«Хузангай» ширкәтенең яшь белгечләре торакны ташламалы шартларда алачак.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында берьюлы 20 гаилә өй туена әзерләнә. «Строитель и К» җәмгыяте якын арада берьюлы 20 торак йортны файдалануга тапшырырга планлаштыра. Бу хакта «Алькеевские вести» яза.

«Хузангай» ширкәтенең яшь белгечләре торакны ташламалы шартларда алачак.

2019 елда ун аренда йорты файдалануга тапшырылган. Шулай итеп, Сихтермә-Хузангайда тулы бер яшьләр бистәсе барлыкка килгән.

Шул ук авылда кырык балага балалар бакчасы төзелеше дәвам итә.

Әлки муниципаль районында шагыйрь Хузангайның туган авылына яңа автомобиль юлы ачылган иде. Автомобиль юлы Яңа Сихтермә һәм Сихтермә-Хузангай авылларын тоташтыра.