news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балага уенчыкны ничек сайларга? - «Ватаным Татарстан»

Соңгы җиде елда балалар өчен җитештерелгән начар сыйфатлы товарлар күләме ике тапкыр арткан.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Соңгы җиде елда балалар өчен җитештерелгән начар сыйфатлы товарлар күләме ике тапкыр арткан. Бала сәламәтлегенә, гомеренә куркыныч тудыручы бу әйберләрнең өчтән берен уенчыклар тәшкил итә, ди Роспотребнадзор белгечләре. Уеннан уймак чыкмасын өчен, балага кайсы уенчыкны алганда аеруча игътибарлы булырга кирәк?

«Барби» курчагы. Иң еш алдап ясала торган бала уенчыкларының берсе. Тикшерү барышында белгечләр мондый төр уенчыкларның яртысыннан артыгында баланың репродуктив системасын, бавырын эштән чыгаручы фталат дигән зарарлы матдә тапкан.

Тукландыру блогы ярдәмендә эшләгән уенчыклар. Белгечләр аларын да иң хәтәрләр рәтенә кертә. Ник дигәндә, мондый төр сыйфатсыз уенчыкларның батарея куышлыгында еш кына капкачны беркетә торган винт булмый. Бу исә – бала аны бернинди коралсыз җайлы гына ачып, батареяны йотарга мөмкин дигән сүз. Аның составындагы матдәләр сабыйның ашказанын яндыра ала.

Йомшак уенчык алганда аның җөйләре сүтелмәгән, аңа беркетелгән пластмасс күз, авыз-борынның нык булуына игътибар итәргә кирәк. Арзанлы йомшак уенчыкларның шушы пластик беркетмәләрендә дә еш кына алда телгән алынган фталат дигән зарарлы матдә була, ди белгечләр.

Һава шары, йөзү, коену өчен уенчыклар эшләнгән каучукта йоткылык, тире яман шеше килеп чыгу ихтималын арттыручы зарарлы матдә – нитрозамин булырга мөмкин.

Слайм, лизун, пластик балчык бүген замана баласының кулыннан төшмәгән иң популяр уенчыклар санала. Аларның составында тетраборат натрие бар. Аның күләме тиешле нормадан артып китсә, алда телгә алынган уенчыкларны иснәгән баланың эчке органнары пешәргә мөмкин.

Җырлый торган уенчыклар. Алардагы тавыш ешлыгы нормадан артып китсә, баланың начар ишетә башлавы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100