news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ЮХИДИ бүлекчәләре гражданнарны кабул итә башлады

Бүлекчәләр социаль дистанцияне, шулай ук битлек һәм дезинфекция режимнарын саклап эшли.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанның ЮХИДИ бүлекчәләре гражданнарны «тере чират» тәртибендә кабул итә башлады. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә «тере чират» тәртибендә, социаль дистанцияне саклап, шулай ук битлек һәм дезинфекция режимын үтәп килергә мөмкин. Бу чараларның барысы да кешеләрне коронавирус инфекциясе таралудан саклау өчен кирәк.

ЮХИДИ бүлекчәләренә мөрәҗәгать иткәндә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталыннан файдаланып, вакытны янга калдырырга мөмкин.

gosuslugi.ru сайтында транспорт чарасын теркәүгә, машина йөртү хокукы таныклыгын алуга имтихан тапшыруга, машина йөртү таныклыкларын бирү яки алыштыруга гариза бирергә була. Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биргәндә дәүләт пошлинасы өчен 30 процент күләмендә ташлама алырга мөмкин.

Шулай ук «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең барлык филиалларында Россия машина йөртү таныклыкларын халыкара үрнәктәгесенә алыштырырга мөмкин.

Гариза һәм документларны кабул итү һәм теркәүдән соң үзәк тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты 15 эш көненнән дә артмый.

Күпфункцияле үзәк филиаллары исемлеге mfc16.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100