news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия вице-премьеры төнге Казанга бәя бирде

Бауман урамы бик җанлы һәм матур күренә дигән Марат Хөснуллин.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин төнге Казанны караган. Бауман урамында төшерелгән фотоларын ул Twitter социаль челтәрендәге аккаунтына урнаштырган.

«Бүген бик тыгыз эш көне булды, Казанда һәм Иннополиста бик яхшы эшләдек. Йоклар алдыннан Бауман урамында йөреп керергә булдым», — дип язган Марат Хөснуллин.

Вице-премьерга урам артистларының чыгышы, ял итеп йөргән кешеләр ошаган. Аның сүзләренчә, төнлә Казанның үзәк урамы бик җанлы һәм матур булып күренә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100