news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин Чаллыдан Екатеринбургка кадәр трасса төзүне тәкъдим итте

«Бу тулы куәтле „Көнчыгыш-Көнбатыш“ транспорт коридоры булачак. Моның өчен барлык мөмкинлекләр бар дип саныйбыз, карар кабул ителсә, аны гамәлгә ашыруга керешергә әзер булачакбыз», — диде Марат Хөснуллин.

(Алабуга, 10 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). РФ Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин Хөкүмәткә Чаллыдан Екатеринбургка кадәр трасса төзү мөмкинлеген карауны тәкъдим итте. Бүген ул «Алабуга» махсус икътисади зонасында РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин катнашында «Европа — Көнбатыш Кытай» автомобиль юлы төзелешенә багышланган киңәшмәдә чыгыш ясады.

Киңәшмәдә М-12 Мәскәү-Казан югары тизлекле трассасын төзү турында сүз барды.

«Михаил Владимирович, безгә бу трассаны Чаллыдан Екатеринбургка кадәр озайту мөмкинлеген карау турында күрсәтмә бирүегезне сорыйбыз. М-5 трассасы бүген бик тыгыз, начар хәлдә. Әгәр бүген М-12 не файдалануга кертәбез икән, транспорт агышы М-12 гә күчәчәген аңлыйбыз, Екатеринбург белән тоташу өстәмә трасса кебек булачак», — дип мөрәҗәгать итте Марат Хөснуллин Михаил Мишустинга.

Ул моның өчен 400 км яңа юл төзергә, тагын 400 км юлны төзекләндерергә кирәклеген әйтте.

«Бу тулы куәтле „Көнчыгыш-Көнбатыш“ транспорт коридоры булачак. Моның өчен барлык мөмкинлекләр бар дип саныйбыз, карар кабул ителсә, аны гамәлгә ашыруга керешергә әзер булачакбыз», — диде Марат Хөснуллин.

Вице-премьер, шулай ук, Шәле-Баулы юлын да төзеп бетерү өчен мөмкинлекләрне карауны сорады. Бу юл М-5 һәм М-7 ике мөһим федераль трассаны тоташтыруын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100