news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада яшәүче Фатыйховлар гаиләсе «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде

Фәния һәм Тимерхан Фатыйховлар 65 ел бергә гомер итә.

Кукмарада яшәүче Фатыйховлар гаиләсе «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде
http://kukmor-rt.ru/

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Кукмара районының Кәркәүч авылында яшәүче Тимерхан һәм Фәния Фатыйховлар гаиләсе «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә юбилярларны котларга район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова һәм башкалар килгән иде. Кунаклар бәхетле парга нык сәламәтлек, иминлек теләделәр һәм район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар. Бергә гомер итү юбилее уңаеннан ирле-хатынлы Фатыйховларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

Фатыйховлар инде күптән лаеклы ялда, әмма олы яшьтә булуга карамастан, тик торырга яратмыйлар: намаз укыйлар, күп итеп вакытлы матбугатка язылалар, балаларына йорт-кура тирәсендәге эшләрдә ярдәм итәләр, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100