news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле янында җир эшләре вакытында эшчеләр борынгы фундаментка тап булды

Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты әлеге урынга археологларны җибәрде.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Казан Кремленнән ерак түгел җир эшләре вакытында эшчеләр казыганда  иске фундамент өлешенә төшеп җитте. Бу хакта «Татар-информ»га  үз чыганагыннан билгеле булды.

ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова редакция мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр иткәнчә, бу хәл турындагы мәгълүмат археологларга тапшырылган.

ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитетында борынгы корылмаларның калдыкларын ачыклау фактын расладылар. «Бу урынга археология, контроль һәм күзәтчелек бүлеге хезмәткәрләре җибәрелде, эшләр вакытлыча туктатылды», — дип шәрехләде комитет җитәкчесе Иван Гущин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100