news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Голикова чит илгә очышларны яңарту критерийларын әйтте

Халыкара авиаочышларны яңадан торгызу мөмкинлеге турында фикер алышу 15 июльдән соң башланачак.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Россия Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында өзелгән авиаэлемтәне өч эпидемиология критериясенә туры килгән илләр белән яңарта башлаячак. Бу хакта журналистларга РФ вице-премьеры Татьяна Голикова сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.  

Беренчедән, яңа коронавирус белән зарарлану саны ике атна дәвамында 100 мең кешегә 40 очрактан артмаска тиеш. «<...> башка илләрдә кулланыла торган критерийлар белән охшаш критерийлар», - дип аңлатты Голикова.

Икенчедән, шул ук ике атна дәвамында Covid-19 авыруының яңа очракларының тәүлеклеклек үсеше 1проценттан артмаска тиеш.

Өченчедән, коронавирус таралу күрсәткече «бердән артмаска тиеш», - дип өстәде вице-премьер.

Россиягә килүче чит ил кешеләре коронавируска тестны илгә килгәнче өч көннән дә ким булмаган вакытта тапшырачаклар, ике атналык карантин алар өчен гамәлдән чыгарылачак.

РФ Хөкүмәтендә халыкара авиаэлемтәне яңадан торгызу мөмкинлеге турында фикер алышу 15 июльдән соң башланачак, диде Татьяна Голикова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100