Аксубай районында язгы чакырылыш төгәлләнде

2020 елгы язгы чакырылышта Аксубай районыннан Россия Кораллы Көчләре сафларына 40 егет китте.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», «Аксубай» Людмила Жаренова). Аксубай районында язгы чакырылыш төгәлләнде. Бүген Татвоенкоматның җыелу пунктына соңгы озату булды. Тантана җиңүче сугышчы һәйкәле янында узды. Бу хакта җирле газета хәбәр итә.

Бүгенге хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында Аксубайдан Данила Жарков, Артем Варфоламеев, Алексей Лизунов, Яңа Ибрайдан Марат Гыйззәтуллин, Яңа Кармәт авыл җирлегеннән Разил Мирзин, Урмандеево авыл җирлегеннән Егор Никитин, Иске Үзи авыл җирлегеннән Дмитрий Чернов бар.

Кораллы Көчләр сафларына озату тантанасы истәлеге итеп, һәр призывник район исеменнән кул сәгатьләре алды.

«Шунысы сөенечле, Аксубай районында бер генә армиядән качып йөрүче дә юк. Барысы да бүген хезмәт итү кирәклеген яхшы аңлыйлар, барыннан да элек, сез — Ватанны саклаучылар буларак кына түгел, бу шулай ук сезнең изге бурычыгыз да, икенчедән — имин киләчәк өчен дә, чөнки хәрби хезмәт һәм хәрби билет сезнең алда бик күп юллар ача», — – диде ТР буенча Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов.