Татарстан синоптиклары яңгыр, яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Көндезге сәгатьләрдә республикада +25 градус булачак.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 июльдә, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, кайбер урыннарда яшен булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Моннан тыш, яшен вакытында көньяк-көнбатыштан җилнең 15-18 м/с кадәр көчәю ихтималы да бар.Тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары 10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез республикада һава температурасы 20дән 25 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Төбәкнең төньяк-көнчыгышында җылылык, иң салкыны көньяк-көнбатышта булачак.