10 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәмәркандта Сабан туе узды, Мөселман яшьләре форумында 100 кыз һәм 100 егет катнаша, Синоптиклар яңгыр, яшен һәм көчле җил турында кисәтә.
«Безнең җыр» лабораториясенең беренче этабына йомгак ясалды / «Безнең җыр» лабораториясенә көз көне йомгак ясалачак. Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә Сабан туе узды / Кунакларга татар милли ризыкларыннан табын әзерләнгән.Миңнеханов чит илдә Татарстан товарларын тәкъдим итү буенча сөйләшүләр уздырды / 2018 елда Татарстанның сәүдә әйләнеше 19 млрд доллар булган, аларның 15 миллиарды экспортка туры килә.Татарстан партияләре Дәүләт Советына көзге сайлауларга 250 кандидат тәкъдим итте / Республика Үзәк сайлау комиссиясе «Бердәм Россия»дән парламентарийлар исемлеген теркәде.Яшь галимнәргә Алемасов исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе тапшырылды / Премия авыл юллары салу, йорт төзү өчен арзанлы һәм нык материаллар һәм суга төшеп утыра ала торган вертолет моделе уйлап тапкан галимнәргә бирелде.“Татнефть” һәм “КазМунайГаз” компанияләре арасында меморандум төзелде / “КазМунайГаз” милли компаниясе Казахстанда табылган нефть күләменең дүрттән берен тәэмин итә.VIII Мөселман яшьләре форумында 100 кыз һәм 100 егет катнашачак / Форум 12-19 июль көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы җирлегендә узачак.Татьяна Ларионова: Гериатрия кабинетлары өлкәннәргә уңайлы булырга тиеш / “Олы буын” проекты максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру.Мөселман яшьләре форумында Мөхәммәд Пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы дәрес бирәчәк / Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең нәсел җебен дәвам итүче Габдрәхим шәйх Ләкрим VIII Мөселман яшьләре форумының остазы булачак.Татарстан синоптиклары яңгыр, яшен һәм көчле җил турында кисәтә / Көндезге сәгатьләрдә республикада +25 градус булачак.Рөстәм Миңнеханов «эссе җәй өчен җаваплы зат» билгеләргә кирәк дип шаяртты / Республика узган ял көннәреннән салкын атмосфера фронты йогынтысында һәм яңгыр, яшен һәм көчле җил алып килде.Татьяна Ларионова гериатрия кабинетларына конкурс уздыруны тәкъдим итте / Гериатрия профиле ул – өлкән буын кешеләренә махсус медицина ярдәме.