Транспортның техник кимчелеге белән бәйле юл-транспорт һәлакәте саны арта - ЮХИДИ

Россия Эчке эшләр министрлыгы 10 июльдән Дәүләт автоинспекциясендә транспорт чараларын теркәү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). России Дәүләт автоинспекциясе илдә транспортның техник кимчелеге белән бәйле юл-транспорт һәлакәте саны артуына борчылу белдерә. Бу хакта журналистларга дүшәмбе көнне Россия ЮХИДИның күзәтү эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары Роман Мишуров әйтә, дип хәбәр итә ТАСС.

"Соңгы вакытта без техник карау узарга тиеш булган транспорт чарасының, шул исәптән пассажирлар йөртүче автобусларның, техник җитешсезлеге белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен күбрәк теркибез", - диде ул.

Россия Эчке эшләр министрлыгы 10 июльдән Дәүләт автоинспекциясендә транспорт чараларын теркәү кагыйдәләренә үзгәрешләр, шулай ук идарәнең административ регламентына төзәтмәләр кертте.

Яңа кагыйдәләр буенча, транспорт чарасын карау тикшерү процедурасыннан башка һәм документларсыз гына тапшырыла ала. Мондый мөмкинлек әгәр дә гариза Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән очракта булачак. Документлар исемлегеннән транспорт чарасын теркәгәндә мәҗбүри булган ОСАГО полисы алынган. Аның турында мәгълүмат электрон рәвештә алыначак. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен транспорт чарасын теркәүне җиңеләйтү каралган.