"Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы" конкурсының беренче җиңүчеләре билгеле

Беренче урынны Актаныш якташлыгы алды.

 (Казан, 10 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы" конкурсының тәүге җиңүчеләре билгеле булды. "Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясендә беренче мәртәбә уздырылган конкурста катнашкан иң яхшы якташлыклар бүләкләнде. Чарада Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Татарстан Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев катнашты.

Конкурс быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә куелган һәм Казан территориясендә эшчәнлеген алып баручы республика якташлыклары эшен җанландыруга йөз тота. Минсәгыйть Шакиров бүген аларның саны 39 булуын билгеләп узды. Конкурста 13 якташлык катнашкан - Актаныш, Аксубай, Әлки, Апас, Арча, Буа, Кама Тамагы, Минзәлә, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай, Чирмешән, Чистай районнары.



Катнашучылар арасында Актаныш районына тиңнәр табылмаган. Минсәгыйть Шакиров та Актанышны башкалардан шактый баллар аерып торуын билгеләп узды. Икенче урынны Буа һәм Чистай якташлыгы яулады. Өченче урынга Аксубай, Нурлат һәм Арча якташлыгы лаек булды. Әлки һәм Кама Тамагы районнарына Рәхмәт хаты тапшырылды.

"Беренче урынга бер генә җиңүчене билгеләргә карар кылдык, икенче урынга - ике, өченче урынга өч җиңүче булыр дип хәл ителде", - дип беренче урын өчен 300 мең, икенче урын өчен 200 мең, өченче урын өчен 100 мең сум акча бирелүен әйтте. Җиңә алмаганына үпкәләүчеләр булса, Минсәгыйть Шакиров боекмаска киңәш итте. "Әле беренчесе генә конкурсның, алдагы елларда бүләкләү суммасы, бәлки, артыграк та булыр. Хезмәттәшлекне әле башлыйбыз гына. Түбән Камада, Чаллыда зур гына якташлыклар бар. Аларда эшне ничек оештыру турында уйлыйсы бар әле", - дип белдерде ул.

Минсәгыйть Шакиров 13 район эшен бәяләү өчен экспертлар советы булдырылганын билгеләп узды. "Әгәр беренче конкурсны ук, моңа җиңелчә генә карап, кемнәрнедер яклап башлыйбыз икән, алга таба да шулай китәчәк, шуңа күрә гадел булсын дидем", - диде совет рәисе. Ул җиңүчеләрне билгеләгәндә, якташлык эше планы, якташлыкның башка муниципаль органнар белән хезмәттәшлеге, якташлыкның төрле бәйгеләрдә катнашуы, массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылуы һәм башка критерийлар исәпкә алынганын билгеләп узды. "Әле якташлыкларны өйрәнеп "баедык" та дияргә була. Мәсәлән, безнең значоклар юк иде, ә кайбер якташлыкларныкы бар, кызардым шәхсән үзем моның өчен", - диде Минсәгыйть Шакиров.