10 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Булгария" һәлакәте корбаннарын искә алдылар, Казан Кремле Бөтендөнья универсаль кыйммәте статусына ия булды.

Казан ипподромында яшь җайдаклар турында яңа нәфис фильм төшерелә башлый. Казан һәм Мәскәү кинематографистларының уртак проекты булган фильм татар теленә дә тәрҗемә ителәчәк.

Вдовиченков контрактларсыз да “Байгал”ның премьерасына килергә мөмкин – Илдар Ягъфәров. Илдар Ягъфәровның “Байгал” нәфис фильмында танылган кино һәм театр актеры, Россиянең атказанган артисты Владимир Вдовиченков катнаша.

Татарстан "ИННОПРОМ-2017" күргәзмәсендә үз экспозициясен тәкъдим итте. “Екатеринбург-ЭКСПО” күргәзмә үзәгендә оештырылган ИННОПРОМ-2017 күргәзмәсен Рөстәм Миңнеханов та карады.

Салават Юзеев татарометражкаларның яңа сезонын халык акчасына төшерергә ниятли. Киностудия краудфандинг мәйданы аша 1 786 050 сум акча җыярга өметләнә.

IV Мөселман яшьләре форумының программасы билгеле булды. Узган ел белән чагыштырганда, безнең программа нигездә алышынмады, ди Айгөл Биктимерова.



Мөселман яшьләре форумы Мөхәммәд Пәйгамбәргә багышланачак

Форумга Пәйгамбәрнең оныгы да чакырулы.

"Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы" конкурсының беренче җиңүчеләре билгеле. Беренче урынны Актаныш якташлыгы алды.



"Булгария" һәлакәте корбаннарын искә алдылар. Фаҗигадан соң алты ел үткән.

Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбенең беренче чыгарылышы диплом алды. Казан федераль университетын быел 174 бакалавр һәм 38 магистр тәмамлый.

Казан Кремле Бөтендөнья универсаль кыйммәте статусын алды. Кремльне 2000 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керткәндә "Бөтендөнья универсаль кыйммәте" төшенчәсе әле булмаган.