Универсиадага әзерлек кысаларында “Россия тимер юллары” навигация системаларын яңартты

Бу максатларга 10 млн сумнан артык чыгымнар тотылган

 (Казан, 10 июль, “Татар-информ”). “Россия тимер юллары” Универсиада алдыннан навигация системаларынп атамалары, расписание һәм мәгълүмат күрсәткечләре язылган стендлар кайтарылган. Бу максатларга 10 млн сумнан артык чыгымнар тотылган, дип хәбәр итә ГТЮ Казан төбәгенең матбугат хезмәте.
Казандагы һәм шәһәр яны пассажир платформаларының өске өлеше җиһазландырылган. Пассажирлар уңайлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнүче дирекциянең 20 дән артык объектында янгын-сак сигнализациясе системасы җайга салынган.