ТРда кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Яңа Чишмә районында гражданнарны кабул итә

Гражданнар 16 нчы июльдә кабул ителә

 (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). 16 нчы июльдә ТРда кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Яңа Чишмә районында гражданнарны кабул итә.

Гражданнар Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 адресы буенча хакимият бинасында кабул ителә, дип хәбәр иттеләр ТРда кеше хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил аппаратының мәгълүмат-аналитика бүлегендә.

(843)236-41-80 телефон номеры буенча шалтыратып, алдан язылырга кирәк.