Кайбычның Олы Тәрбит авылында яңа ФАП булачак

Төзүчеләр әлеге модульле пунктның стеналарын узган атнада гына монтажлый башлаган

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Кайбыч муниципаль районының Олы Тәрбит авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак. Төзүчеләр әлеге модульле пунктның стеналарын узган атнада гына монтажлый башлаган. Өч көн эчендә түбәсен күтәреп тә куйганнар.
– Без бирегә килгәндә баганалар гына бар иде, – ди монтажчылар.
Егетләрнең барысы да армия мәктәбен узган, республиканың авыл районнарында фельдшер-акушерлык пункты төзү тәҗрибәләре дә бар. Бер үк вакытта электрүткәргечләре дә сузалар, янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе дә урнаштыралар. Максатлары – эшләрен ун көн эчен¬дә төгәлләү. Шуңа да вакыт белән дә хисаплашмыйлар. Иртәнге сәгать дүрттә эшкә тотыналар да, кичке унга кадәр тө¬зиләр.
Олы Тәрбиттә яшәүчеләрнең барысы да медицина хезмәте күрсәтүнең тагын да яхшырачагына, бала табучыларның кү¬бәюенә, гомер озынлыгының артачагына ышана, дип хәбәр итә “Кайбыч таңнары” газетасы.