Бүген Казанда Универсиада кысаларында ВИЧ-инфекция таралуы ихтималлыгын киметүгә йөз тоткан “Кызыл тасма белән бер көн” акциясе уза

Волонтерлар, Универсиада кунаклары һәм Уеннарда катнашучылар арасында ВИЧ ны профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар сессиясе узачак

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Бүген “Kazan-Arena” стадионындагы төп медиа-үзәктә “Кызыл тасма белән бер көн” акциясен оештыручылар катнашында матбугат конференциясе узды.
Акция Универсиада-2013 кә әзерлек һәм аны уздыру барышында ВИЧ-инфекция таралуы ихтималлыгын киметүгә йөз тоткан “Сәламәтлек хакына Уеннар. Тормыш хакына Уеннар” проекты кысаларында үтә. Бүген Казанда, волонтерлар, Универсиада кунаклары һәм Уеннарда катнашучылар арасында ВИЧ ны профилактикалауга, ВИЧ белән яшәүче кешеләргә толерант мөнәсәбәтне пропагандалауга юнәлдерелгән чаралар сериясе узачак.
Проектка башлангыч бирүчеләр - “Яңа гасыр” коммерцияле булмаган оешмасы, Республика СПИД ка каршы көрәш һәм аны профилактикалау үзәге. Әлеге идея “Казан 2013” Башкарма дирекциясе һәм БМО ның ВИЧ/СПИД буенча программасының төбәк офисы (ЮНЭЙДС) тарафыннан хупланган.
“Казан 2013” Башкарма дирекциясенең волонтерлар белән эш буенча департамент директоры Александр Карпов хәбәр иткәнчә, бүген акция кысаларында спорт һәм спортка кагылышы булмаган объектларда волонтерлар белән әлеге темага сөйләшүләр алып барылачак. Аларга җенси мөнәсәбәткә кергән вакытта саклану чараларын куллану әһәмияте хакында искәртеләчәк. “Социаль ипотека программасы буенча сафка бастырылган йортларда яшәүче читтән килгән 5 меңгә якын волонтер өчен ВИЧ/СПИД темасына мәгълүмат бирүче листовкалар таратылды, презерватив салынган савыт куелды”, - ди Александр Карпов.
“Яңа гасыр” оешмасы директоры Лилия Таишева ассызыклаганча, проектның дөньякүләм спорт йолдызларында, танылган шәхесләрдә, Универсиада илчеләрендә яклау табуы сөендерә. Көнчыгыш Ауропада һәм Үзәк Азиядә ЮНЭЙДС ның мәгълүмат мәсьәләләре буенча киңәшчесе Снежана Коломиец билгеләп узганча, соңгы 10 елда дөньяда ВИЧ-инфекциянең яңа очракларының 27 процентка кимүе күзәтелә. Бүгенге көндә дөньяда 5 миллионга якын кеше ВИЧ-инфекция афәтеннән интегә. Көн саен 2,5 меңләп кеше ВИЧ эләктерүе турында белә. “ВИЧ-инфекциянең асылы, аны кисәтү турында тулы мәгълүмат бирү өчен – Универсиада бик файдалы мәйданчык, биредә бик күп яшьләргә мәгълүмат ирештереп була. Яшьләргә даими төстә ВИЧ ка тикшеренү узуы мәслихәт. Дәвалауны никадәр иртәрәк башласаң, шулкадәр яхшырак. Безгә кайчак коры тел белән ышандырырлык итеп мәгълүмат ирештерү, кеше күңеленә үтеп керү бик авыр, шуңа күрә без “Кызыл тасма” төбәк яшьләр командасы илчеләренә мөрәҗәгать итәбез. Төрле илләрдән яшь җырчылар, спортчылар яшьләр аудиториясен ныграк аңлый”, - ди ул.
Матбугат конференциясендә катнашкан композитор һәм җырчылар Юлия Ласкер (Россия), Тео (Юра Ващук – Беларусь) кебек илчеләр сафына бүген Татарстан җырчысы, “Мураками” төркеме солисты Диләрә Ваһапова да кушылды.