Азнакайның Чубар Абдул һәм Мәндәй авылы җирлеге территорияләрендә саранчалар булуы ачыкланган

Химикатлар белән эшкәртү сәбәпле, әлеге территориядә җиләк җыю һәм 20-30 көн дәвамында печән чабып, терлекләргә ашату тыела

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Азнакай муниципаль районының саранчага каршы көрәш буенча төзелгән оператив штаб әгъзалары (район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентрның район бүлеге, МЧС, урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләре) Азнакай районы Чубар Абдул һәм Мәндәй авылы җирлеге территориясендә саранчалар булуын ачыклаган һәм кичекмәстән локальләштерү чараларын күргән.
- Корткычларга каршы көрәш дәвам итә. Саранча ачыкланган барлык урыннарны да химикатлар белән эшкәртү сәбәпле, әлеге территориядә җиләк җыю һәм 20-30 көн дәвамында печән чабып, терлекләргә ашату тыела, – дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.
Бу хакта “Маяк” газетасы хәбәрчеләре җиткерә.