"ТРның 2007 ел бюджеты үтәлеше турында" закон проекты тулаем кабул ителде

2007 елда бюджет керемнәр буенча - 87 млрд. 380 млн. сум, чыгымнар буенча 89 млрд. 110 млн. сум күләмендә үтәлгән
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары 2007 елның бюджет үтәлеше белән бәйле закон проекты белән танышты һәм тулаем кабул итте. Утырышта бу уңайдан хисап белән ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин чыкты.
Министр үз чыгышында 2007 елда республиканың социаль-икътисади үсешенең уңай булуын билгеләп үтеп, аның үз чиратында төрле дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлешен тулыландыруга йогынты ясавын белдерде. Бүген парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Илсур Сафиуллин: "Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты, Дәүләт Советының башка комитетлары, Хисап палатасы, Хокук идарәсе бәяләмәләренә нигезләнеп, "2007 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында" закон проектын керемнәр буенча 87,38 мең сум күләмендә, чыгымнар буенча 89,1 мең сум күләмендә кабул итүне тәкъдим итү мөмкин дип саный", - дип хәбәр итте.
2007 ел бюджетын кабул иткәннән соң, аның керем өлеше 56 процентка арттырып үтәлгән. Шулай ук чыгымнар да арттырып үтәлгән. Бюджетка кергән иң зур салымнарның берсе оешмалар кеременә салым булган. Ул 29 млрд. 873 млн. сум тәшкил итә. Бу салым башта планлаштырганнан 14, 7 млрд. сумга күбрәк җыелган. Икенче зур салым булып физик затлар кеременә салым тора. Ул 2007 елда 15 млрд. 545 млн. сум булган. Ул шулай ук арттырып үтәлгән.
2007 елда күп җыелган салымнарның берсе – оешмалар милкенә салым булган. Ул узган елда 6 млрд. 194 млн. сум булган. Әлеге салым алдан уйланылганга караганда 1 млрд. 800 млн. сумга күбрәк җыелган.
Файдалы казылмалар табуга салым 2 млрд. 884 млн. сум күләмендә планлаштырылган, нефтькә бәяләр үсеп тору шартларында ул 3 млрд. 565 млн. сум күләмендә җыелган.
2007 елда республика бюджетын дәүләт милкендәге милеккә салым, материаль һәм материаль булмаган активларны сатуга салым, калган салым булмаган керемнәр, транспорт салымы һәм башка төрле керемнәр нәтиҗәсендә тулыланган.
Р. Гайзатуллин сүзләренчә, 2007 елның бюджет үзенчәлеге шунда: узган елда социаль юнәлешне финанслау көчәйтелгән һәм капиталь характердагы чыгымнар арткан.
2007 ел бюджеты үтәлеше белән бәйле закон проектына ТР Хисап палатасы да бәяләмә биргән. Хисап палатасы рәисе А. Демидов хәбәр иткәнчә, бу нисбәттән 260 объект тикшерелгән һәм бюджет тармагында 274 437, 9 мең сумлык тәртип бозу очраклары ачыкланган.