Түбән Каманың 345 егете армия сафларына китте

Агымдагы чакырылыш кампаниясе барышында Россия Хәрби Көчләре сафларын 350гә якын Түбән Кама егете тулыландырды
(Түбән Кама, 10 июль, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Быелгы язгы чакырылыш кампаниясе барышында Россия Хәрби Көчләре сафларын 350гә якын Түбән Кама егете тулыландырды. Шушы көннәрдә аларның соңгы төркеме Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китте.
Тулаем алганда, шәһәргә бирелгән наряд 100 процентка үтәлгән. Армия сафларына, нигездә, югары һәм махсус урта уку йортларын тәмамлаган 20 яшьтән өлкәнрәк егетләр киткән. Шәһәр хәрби комиссариаты белгечләре хәбәр итүенчә, Түбән Кама егетләре Россия территориясендә урнашкан гаскәрләрнең төрле төрләрен тулыландырган.