Бөгелмә авиаторлары юбилей тантаналарында катнаша

Бөгелмә авиапредприятиесе хезмәткәрләре үз предприятиеләре оешуның 55 еллыгын бәйрәм итә
(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген “Бөгелмә авиапредприятиесе” ачык акционерлык җәмгыяте авиаторлары үз предприятиеләре оешуның 55 еллыгын билгеләп үтә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
1933 елның 4 маенда Казанда узган Гражданнар һава флотын үстерүгә ярдәм итү комитеты утырышында Казан – Чистай – Алабуга – Минзәлә – Сарман – Бөгелмә – Казан республика һава линиясе эчендә үзенчәлекле “боҗра” булдыру мәсьәләсе карала. Инде 1933 елның 18 августында ук Мәскәү һава линияләре идарәсенә караган 120 килограмм йөк күтәрешле У-2 самолетында Казаннан Бөгелмәгә почта илтү буенча тәүге рейс ясала. Шулай итеп Казаннан республиканың 6-7 районына почта китерә башлыйлар. Кайчагында санитар авиация рейслары да ясала.
1955 елның июнендә Казан авиапредприятиесенә караган Ан-2 самолетларында Казан – Бөгелмә – Казан маршруты буенча беренче пассажир авиалиниясе ачыла. 1957 елның 14 июненнән пассажирларга Казан авиапредприятиесенең Ли-2 һәм Ил-14 самолетлары хезмәт күрсәтә башлый.
1960 елда Бөгелмә аэропортында рейсларны тәүлек әйләнәсе ясарга мөмкинлек бирүче самолетларны төшереп утыртуның яктылык техникасы һәм радионавигация системасы кертелә. Шуның белән бергә ясалма өслекле яңа очыш полосасы кулланыла башлый. 1965 елда Бөгелмә аэропортына беренче тапкыр Ан-24 самолеты төшеп утыра. Әлеге факт республика матбугатында киң яктыртыла, моннан телевидение дә читтә калмый.
1972 елда Бөгелмә авиапредприятиесе илдә беренчеләрдән булып ЯК-40 самолетлары сатып ала. 1989 елның 8 февралендә хезмәт коллективында узган сайлаулар нәтиҗәсендә предприятие җитәкчесе вазифасына Петр Трубаев билгеләнә.
Бүгенге көндә Бөгелмә авиапредприятиесенең хәле бик шәптән түгел. Самолетлар, биналар һәм корылмаларны ремонтлау өчен акчаны бик зур кыенлык белән табалар. “Татнефть” ААҖ белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә “Бөгелмә авиапредприятиесе” ААҖ эшләвен һәм үсеш кичерүен дәвам итә.