Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явачак

Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). 11 июньдә төнлә, көндез һәм кич Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр явуы көтелә. Җил көнбатыштан, секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Шулай ук синоптиклар хәбәр иткәнчә, боз явуы көтелә.«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боз һәм көчле җил вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә.