Яшел Үзән-Васильево аралыгындагы тимер юл кичүе вакытлыча ябыла

Тимер юл кичүе ремонт эшләре башкару сәбәпле ябыла.
(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Бүгеннән Горький тимер юлында Яшел Үзән-Васильево аралыгындагы 764 нче чакрымдагы тимер юл кичүендә автотранспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак. Бу турыда “РТЮ” ААҖ филиалы - Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итте.Тимер юл кичүе ремонт эшләре башкару сәбәпле ябыла, диелгән әлеге хәбәрдә.Горький тимер юлы автомобиль транспорты йөртүчеләр маршрутларын планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алуларын һәм вакытлыча уңайсызлыкларны аңлап кабул итүләрен сорый.