Швеция галимнәре озын гомерле булуның 4 төп факторын ачыклаган

Нәтиҗәләр 45-83 яшьтәге 60 меңнән артык кеше (ир-атлар һәм хатын-кызлар) катнашындагы тикшеренүләргә нигезләнеп ясалган.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Швеция галимнәре озын гомерле булуның 4 төп факторын белдерде, дип яза Journal of Internal Medicine.

Нәтиҗәләр 45-83 яшьтәге 60 меңнән артык кеше (ир-атлар һәм хатын-кызлар) катнашындагы тикшеренүләргә нигезләнеп ясалган.

Галимнәр кешегә мөмкин булганча баллы, майлы бертөрле ризыклардан баш тартырга, төрле витминнарга һәм минералларга бай дөрес туклануга күчәргә кирәклеген ачыклаган.

Тагын бер кагыйдә – физик активлык. Сүз спортзалда тренировкалар белән интегү турында түгел. Сәгатенә 4,8 чакрым араны җәяүләп үтү яки велосипедта сәгатенә 16 чакрым юл узу да җитә, дип саный галимнәр.

Мөһим факторлар арасында тәмәке тартудан баш тарту һәм алкоголь күләмен киметү (атнага 100 граммнан да артмаска тиеш) дә бар. Шулай ук галимнәр соңгы тикшеренүләр атнага 70 граммнан да ким алкоголь сәламәтлеккә файдалы булуын да шик уятуын билгеләп үтә.