Дәүләт Думасы депутатлары фатирда җәнлекләр санын чикләргә телиләр

Җәнлекләргә җаваплы карау турындагы канун проекты парламент тарафыннан 2011 елда ук беренче укылышта кабул ителгән иде.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасының экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары Владимир Панов журналистларга Россиядә яшәүчеләрнең фатирында җәнлекләр санын көйләүче канун актын гамәлгә кертү мөмкинлеге турында сөйләгән.

“Җәнлекләргә мәйдан норматив шартларга туры килергә тиеш”, дип белдерә “Новости” мәгълүмат агентлыгы депутат сүзен.

Җәнлекләргә җаваплы карау турындагы канун проекты парламент тарафыннан 2011 елда ук беренче укылышта кабул ителгән иде. Хәзер агымдагы елның 14 июненә планлаштырылган икенче укылышка төзәтмәләр җыю төгәлләнгән.

“Федераль яңалыклар агентлыгы” ачыклык керткәнчә, документның яңа редакциясендә җәнлекләргә начар мөнәсәбәтне пропагандалау һәм шул хактагы материалны интернетка урнаштыру да тыелган.