“Татар-информ” да Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе учреждениеләрен азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү турында сөйлиләр

ММЧ вәкилләре чакырыла

 (Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). 11 июньдә 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 2015 елда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе учреждениеләрен үзләре җитештергән азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү буенча ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә багышланган матбугат конференциясе була. Чара “Татмедиа” АҖ нең беренче катында уза.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Шабалин журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.

Аккредитация өчен эл.адрес: pr@tatar-inform.ru.