Әлмәт әби-бабайлары арасында таракан һәм тычканнар оясында яшәүчеләр дә бар

Күршеләр үз акчасына әбинең фатирына ремонт ясарга да риза

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Бүген таракан һәм тычканнар оясында яшәүчеләр бар икән. Болар – өйләрен чүплеккә әйләндергән әби-бабайлар.

Әлмәтнең 1 нче микрорайонында гына да андыйлар саны 5 кә җитә. Ленин урамындагы бер йортның яшәүчеләре дә, бер әбидән зарланып, инде Кулланучылар хокуклары яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте идарәсенә, опека органына, полициягә хат язган.

Әмма, закон нигезендә, фатир хуҗасының ризалыгын алмыйча, алар берни дә эшли алмый. Хәзер күршеләр үз хисапларына әбинең фатирын җыештырырга, ремонт ясарга да риза ди. Әмма әби генә моңа каршы икән, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.