Иннополиста Дмитрий Медведевка инновацион электробусны сынап карарга тәкъдим иттеләр

РФ Премьер-министры яңа техникадан канәгать калды һәм аның перспективаларын билгеләде

  (Яр Чаллы, 10 июнь, «Татар-информ»). Кичә Иннополиста Дмитрий Медведевка, Кама автозаводының Drive Electro инжиниринг компаниясе белән хезмәттәшлектә эшләнгән инновацион “КАМАЗ” электробусын сынап карарга тәкъдим иттеләр. РФ Премьер-министры яңа техникадан канәгать калды һәм аның перспективаларын билгеләде, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, кичә Татарстанда Иннополис инновацион шәһәрен ачу тантанасы булды. Анда, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һ.б. да катнашты.